Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН КИНОСЫ КӨННӘРЕН МОСТАЙ КӘРИМ ӘСӘРЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИЛЬМ ТӨГӘЛЛӘДЕ

Кичә XVI Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узучы Татарстан киносы көннәре тәмамланды.

Кичә XVI Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узучы Татарстан киносы көннәре тәмамланды. Исегезгә төшереп узабыз, быел XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда узды. Татарстан киносы көннәре исә, мини-фестиваль форматында “Мир” кинотеатрында оештырылды.


Атна дәвамында тамашачыга «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтелде. Проекта режиссер Салават Юзеевның «История одной фотографии», Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы, Ренат Хәбибуллинның «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой», Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу» һ.б.  фильмнар тәкъдим ителде. Тыйнак форматта узган чара кино сәнгатен үз итүчеләр өчен сюрпризлар да әзерләгән иде. Шуларның берсе Башкортстан режиссеры Айнур Әскәровның «Отряд Таганок» картинасы булды. Күренекле язучы Мостай Кәрим әсәре буенча эшләнгән фильмны тамашачыга  Айнур шәхсән үзе һәм фильмның композиторы Камил Абдуллин тәкъдим итте. Айнур Әскәров Казан тамашачысына яхшы ук таныш режиссер, ул Казан мөселман киносы фестиваленең даими кунагы. “Ермеш”, “Ачы бал”, “Буран” һ.б. әсәрләре Казанда яратып кабул ителде.


Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча эшләнгән “Сестренка” (режиссер Александар Галибин) киносы зур прокатка чыгып тамашачы игътибарын җәлеп иткән иде. Башкорт режиссеры әдипнең 100 еллыгы уңаеннан  «Өстаган» повестенә тукталган. Сугыштан соңгы еллар, вакыйгалар табигатьнең  гаҗәеп  почмагында Урал таулары арасында урнашкан авылда бара...


«Отряд Таганок» фильмы аша Башкортстанның табигате оста итеп күрсәтелә. Фильм  совет чоры әсәрләренең гуманизм,тәрбияви идеяләрен ачык чагылдыра.Әсәр геройларының табигый, балаларның эчкерсез образлары тамашачыда җылы хисләр уятырга сәләтле. 


Фильмның музыкаль бизәлешенә Татарстан кино режиссерлары аерым игътибар итүләрен дә белдерде. Гитлер кушаматлы үгез исә, картинаның иң кыйммәтле “актеры” булган икән...


Шунысы кызганыч, фильм премьерасына санаулы гына тамашачы килгән иде. Моңарчы мөселман киносы фестивале тулы залларда уза иде. Киләсе елларга да кино сәнгатенә кызыксыну суынмас, пандемиядән соң һәр нәрсә үз хәленә кайтыр дигән өметтә каласы килә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев