Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН КИНОСЫ КӨННӘРЕН ЗИФА КАДЫРОВА ӘСӘРЕ БУЕНЧА ТӨШЕРЕЛГӘН ФИЛЬМ АЧАЧАК

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә оештырыла. Атна дәвамында тамашачыларга «милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә оештырыла. 


Атна дәвамында тамашачыларга «милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте. Кино бәйрәме «Мир» кинотеатрында узачак һәм кино сөючеләр өчен зур бәйрәм булыр дип көтелә: йолдызлар өчен кызыл келәмле юл, көчле премьералар һәм иҗади очрашулар да булачак, ди алар.
“Билгеле булганча, тормышыбыздагы соңгы вәзгыять уңаеннан, Казан мөселман киносы фестивале быел техник режимда узачак һәм тамашачылар өчен ябык үтә. Шуңа күрә Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә карар кылынды. Шул рәвешле тамашачылар өчен дә, Татарстан кинематографистлары өчен дә күңелле бүләк ясадык. Тагын бер мөһим момент чараны уздыру мәйданчыгы белән бәйле. Әгәр бу вакытка кинотеатрлар ачылмаса, Татарстан киносы көннәре Аксенов скверында оештырылачак”, - ди “Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.


Татарстан киносы көннәре режиссер Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы (Россия (Татарстан)/ Үзбәкстан) белән ачыла. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кино төшерү Татарстанда һәм Үзбәкстанда узды.

 


Татарстан киносы көннәре кысаларында шулай ук «Вопреки» (реж. Наил Хәйретдинов); «Танцуй в Углу» (реж. Солтан Сөнгатуллин); «Апанай мәчете-Казанның энҗе бөртеге» (реж. Әмир Гатауллин); «Пустота» (реж. Павел Москвин); «Мать» (реж. Вячеслав Кузьмин); «История одной фотографии» (реж. Салават Юзеев); «Фәнис Җиһаншин. Сәхнә артында сөйләшү» (реж. Ренат Хәбибуллин) фильмнары тәкъдим ителә.


Тамашачылар шулай ук «Шла, шла и увидела» (реж. Элина Касимова); «Волчий Яр» (реж. Әмир Галиәскәров); «Ревизские сказки. Архивное дело» (реж. Сергей Киатров); «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай).
Фестиваль «Таганок отряды»нәфис фильм премьерасы белән тәмамланачак. Бу-Казан тамашачысына «Татаркино» бүләге. Совет әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Таганка» повестен Башкортстаннан режиссер Айнур Әскәров экранлаштырды.

Барлык фильмнар да режиссерлар һәм иҗади төркемнәрнең башка әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителәчәк. «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары өчен музыка язган һәм төрле рольләр башкарган актерлар белән иҗади очрашулар узачак. Тамашачыларга үз эшләре турында Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариева, Татарстан Республикасының халык артисты, композитор Вил Усманов, Татарстан Республикасының атказанган артисты К.Тинчурин исемендәге театр һәм кино актрисасы Зөлфия Вәлиева һ.б. сөйлиячәк.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев