Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша

Ярминкәдә 307 эре һәм вак нәшрият, китап сәүдә йорты катнаша. Алар укучыларны үзләренең яңа басылган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, нәфис әдәбият һәм публицистика үрнәкләре, белешмә-сүзлекләре һәм башка күптөрле юнәлештәге басмалары белән таныштырачак.

1 – 5 декабрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узачак (Сәүдә йорты, Ильинка урамы, 4 йорт) Халыкара «non/fictio№24» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша. Татарстан китап нәшриятына региональ нәшриятләр аллеясында Е20 санлы стенд билгеләнде.

Китап сөючеләргә 300 исемдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителә. Алар арасында укучыларда зур кызыксыну уяткан К.Фатхуллованың «Татарча сөйләшик» исемле татар, рус, инглиз телләрендә уку әсбабы, «Татар җырлары» җыентыгы, Р.Почекаевның «Чингизово право» хезмәте, Г.Гыйльмановның «Албастылар – 2» китабы, Р. Галинең «Казань из кофра» фотоальбомы, Т. Вафинаның «Красивая» басмасы да бар. Шулай ук Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка классикларыбыз әсәрләрен дә күрергә мөмкин. Балалар басмаларына иң киң ассортимент тәкъим ителә: татар халык әкиятләре, сабыйлар өчен төсле «Уйный-уйный өйрәнәбез» басмасы, Ф. Мөслимованың «Татарча әлифба» китабы, рәсемле татарча-русча тематик сүзлек, нәниләр өчен наклейка ябыштырылган интерактив китаплар, фигуралы кисеп ясалган китапчыклар һәм башкалар.

Ярминкәдә 307 эре һәм вак нәшрият, китап сәүдә йорты катнаша. Алар укучыларны үзләренең яңа басылган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, нәфис әдәбият һәм публицистика үрнәкләре, белешмә-сүзлекләре һәм башка күптөрле юнәлештәге басмалары белән таныштырачак.

Ярминкә программасында 300дән артык чара билгеләнгән: 9 мәйдәнчыкта танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, публицистлар, рәссамнар, тәрҗемәчеләр, әдәби критиклар, галимнәр, педагоглар, кинематографистлар, сәяхәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында кызыклы фикер алмашу каралган.

Халыкара «non/fictio№24» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев