-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Татарстан китапханәләренә 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга модельле муниципаль китапханәләр булдыруга 1 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хөкүмәт сайтында чыкты.
«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга бюджетара трансфертларны бүлүне расларга. Трансфертлар 2019 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирелә», — диелә карарда.
Барлыгы 38 төбәккә 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Алар 110 китапханә төзүгә тотылачак: 30 үзәк район яки шәһәр китапханәсе һәм 80 муниципаль китапханә. Акча биналарны ремонтлауга, фондларны яңартуга, интернетка тоташкан заманча мәгълүмати үзәкләр булдыруга тотылачак. Моннан тыш, модельле китапханә мәйданчыкларында сәламәтлек мөмкинлеге чикле кеше өчен җиһазландырылган заманча киңлекләр булдырылачак.
«Мәдәният» милли проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды.
tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз