-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕНЕҢ 320 ЗАКОНЫ ҮЗГӘРӘЧӘК
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның, ким дигәндә, 320 законына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
«Төзәтмәләр үз көченә керде, яңа Конституция кабул ителде. Хәзер һәр субъектта шул төзәтмәләрне законнарга кертү кирәк. Татарстанда ул 320ләп законга кагыла. Бу саллы эш, моның өчен юл картасы кирәк. Субъектлар белән килештереп, үзгәрешләрне оператив рәвештә кертергә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, шулай ук, бүген бу тема буенча видеоконференция режимында Россия закон чыгаручылары советының президиум утырышында катнашканын искәртте.
Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, төзәтмәләргә нигезләнеп, законнарны үзгәртүне озакка сузмаска кирәк. «Бу бурычны хәл итәр өчен дә тагын ике-өч ай ябык, чикле режимда эшләргә туры киләчәк», — диде ул.
Гөлнар Гарифуллина, "Татар-информ"
Фото: tatar-congress.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз