-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Татарстан лидерлар рәтендә
Татарстан милли проектлар турында искә алу буенча төзелгән медиарейтингта лидерлар рәтендә. Өчлеккә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе кергән.
Россия регионнары буенча төзелгән әлеге рейтинг башында Татарстан Республикасы тора. Рейтингны “Медиалогия” оешмасы төзегән.
Татарстанда милли проект буенча 44 юл объекты төзекләндерәләчәк. Милли проектны реальләштерүгә 4,5 млрд сум бүленгән.
Түбән Каманың ике яңа микрорайонында 260 урынлык ике балалар бакчасы төзелә башлаган. Ул “Демография” проекты буенча эшләнелә.
Моннан тыш, матбугат чараларында искәртелгәнчә, милли проектларны реальләштерү ярдәмендә 2019 елда республика 234 млн сумны экономияләргә ярдәм иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз