Логотип Идель
Яңалыклар

"ТАТАРСТАН МӘЧЕТЛӘРЕ" - мультимедиа күргәзмәсендә

Казан ярминкәсендә Татарстанның бөек тарихи мирасы — халкыбызның рухи хәзинәләpe һәм заманча мөселман архитектурасы шедеврлары кургәзмәсе ачылды.

Татарстанның бөек тарихи мирасы  — татар халкының рухи хәзинәләpe һәм заманча мөселман архитектурасы шедеврлары күргәзмәсе Казан ярминкәсендә ачылды.

Күргәзмэ Идел Буе Болгар дәүләтенең  Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы кысаларында үткәрелә.

Экспозициядә Татарстан Республикасы фотографлар берлеге әгъзалары Рамил Гали hәм Евгений Кулешовның (Казан), Тольятти профессиональ тревел-фотографы Вадим Кондратьевның автор  фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Айдар Садыйков — артист, блогер-экскурсовод, коллекционер — шәхси архивыннан Казан мәчетләре күренешләре белән открыткалар тәкъдим итә.

Экспозициянең зур өлеше тамашачыларны революциягә кадәр төзелгән Татарстан мәчетләре белән таныштырачак. «Татарстан Республикасыньң инкыйлабка кадәрге мәчетләре» фотоальбомы "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән.

Күргәзмәне "Милли тормыш һәм дин" татар дин әһелләре форумы делегатлары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, БТК Башкарма комитеты җитәкчелеге һ.б. рәсми затлар карады.

Күргәзмә 7 июньгә кадәр дәвам итә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев