-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларына тыңлаучылар җыялар
Программада татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерү һәм аралашу күнекмәләрен үстерү каралган.
15 октябрьдән Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Курслар 20 мәйданчыкта була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин.
Дәресләр атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк.
Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.
Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.
Курсларга барлык теләүчеләр чакырыла. Татар теле курслары бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла. Курсларда белем алу өчен 15 октябрьгә язылырга мөмкин. Адреслар һәм телефоннар сылтама буенча бирелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз