-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлады.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дин кардәшләр!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмәт итүнең никадәр олы дәрәҗә икәнлеген раслап Җир шарының барлык почмакларында гает тәкбирләре һәм тәхмидләре яңгырыячак. Раббыбыз кушкан иң олы фарызларның берсен – уразаны тиешенчә үтәдек һәм, күңелне шушы мөкатдәс айның рухы белән мөлдерәмә тутырып, без Аңа рәхмәтләребезне җиткерү өчен мәчеткә җыелып гает намазын укыдык дигән куанычлы хәбәр һәр тарафка таралачак. Безгә шушы изге айны каршыларга һәм аның шәфкатьлелек тулы һавасы белән суларга насыйп иткәне өчен Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде! Шул ук вакытта Яралтучыбызның һәм Ярлыкаучыбызның киң рәхмәте белән килгән Рамазан аеның тәмамлануы безнең күңелләрне аянычка күмә. Мәчетләрдә тыгыз сафларга иңгә-иң тезелеп тәравих намазларын укуларга, кардәшләр белән ифтарда күрешеп авыз ачулар һәм рухи әңгәмәләргә, сәхәрләргә бай изге ай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Хәдисләрнең берсендә болай әйтелә:
اَلصِّيَامُ وَالْقُرْآنُ يَشْفَعَانِ لِلْعَبْدِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يَقُولُ الصِّيَامُ أَيْ رَبِّ إِنِّي مَنَعْتُهُ الطَّعَامَ وَالشَّهَوَاتِ بِالنَّهَارِ فَشَفِّعْنِي فِيهِ يَقُولُ الْقُرْآنُ مَنَعْتُهُ النَّوْمَ بِاللَّيْلِ فَشَفِّعْنِي فِيهِ فَيُشْفَعَانِ
Ягъни: “Ураза һәм Коръән Аллаһы коллары өчен Кыямәт көнендә шәфәгать кылачак. Ураза әйтер: “Ий Раббым! Мин аны көндез ризык һәм судан мәхрүм калдырдым. Аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт бир!” Коръән әйтер: «Ий Раббым! Мин аны төннәрен йокыдан калдырдым, миңа аның өчен шәфәгать итәргә рөхсәт бир!” Мин Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһының ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителүен өмет итәм. Шуннан соң без калебебез пакьләнгән һәм йөрәкләребез сафланган хәлдә Ураза бәйрәмен каршылагач, үзебезнең алдагы хата-кимчелекләребезгә кайтмаска һәм Рамазан бездә тәрбияләгән хәерле гадәтләрне саклап калырга бурычлы. Мин сезнең барчагызны да Рамазан үткәч тә гыйбадәтләрне дәвам итәргә, Раббыбызга итәгатьле булырга, балаларыбызда Исламга карата мәхәббәт хисе уятырга, мөмкинлек булганда мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакырам. Сөекле Рәсүлебезнең ﷺ сүзләрен онытмагыз һәм кабатлап торыгыз: “И Раббым! Син – ярлыкаучысың һәм ярлыкауны яратасың, минем дә гөнаһларымны гафу ит!"
Ураза бәйрәменең хәерле көнендә без олыларга хөрмәт, кечеләргә куаныч күрсәтергә, якыннарны һәм туган-тумачаларның хәлләрен белешергә, үткән низагларны онытырга һәм гафу итәргә, кардәшлек җепләрен ныгытырга, гает намазына кадәр гаилә әгъзаларының һәрберсе исеменнән фитыр сәдакаларын мохтаҗларга тапшырып өлгерергә тиеш.
Мин барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалылыгына һәм рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә, ныклы иман һәм Ислам юлында ихлас хезмәт куюны телим. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул итсен! Амин.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз