Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан Милли китапханәсенә Швеция бүләге

Бүләк ителгән басмалар татар, төрек, фин, швед һәм инглиз телләрендә. Китапларның күп өлешен иганәче, язучы Хәсән Хәмидулла язган һәм бастырып чыгарган басмалар тәшкил итә. Арада аның тарафыннан 1943 елда Финляндиянең Кеми шәһәрендә мөселман хәрби әсирләре өчен махсус бастырылган Коръән китабы да бар.

Китапханәбезнең тугъры дусты, Швециядә яшәүче милләттәшебез Төркәр ага Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә янә 57 данә кыйммәтле һәм сирәк китаплар бүләк итте, дип хәбәр итә китапханәнең рәсми сайты.

Бүләк ителгән басмалар татар, төрек, фин, швед һәм инглиз телләрендә. Китапларның күп өлешен иганәче, язучы Хәсән Хәмидулла язган һәм бастырып чыгарган басмалар тәшкил итә. Арада аның тарафыннан 1943 елда Финляндиянең Кеми шәһәрендә мөселман хәрби әсирләре өчен махсус бастырылган Коръән китабы да бар. Аның кереш сүзе фин, татар һәм немец телләрендә бирелгән. Китап кечкенә форматта Казан шрифтында басылган, тышлыкта йолдыз һәм ай сурәтләнгән. Бу сирәк һәм кыйммәтле басма хәзер Милли китапханә фондында сакланачак.
Бүләк ителгән китаплар арасында Хәсән Хәмидулланың татар телендә гарәп графикасында нәшерт ителгән «Йолдызларга сәяхәт» (1947) хикәясе күк җисемнәре белән таныштыра. «Алдым-бирдем» (1976), «Карак» (1974) пьесалары татарлар тормышы, яшәеш-көнкүреше, традицияләре турында сөйли.
Хәсән Хәмидулла чыгарган телефон номерлары кенәгәсе дә бик кызыклы, ди китапханә хезмәткәрләре. Кенәгәдә 1970 нче еллар башында Финляндиядә яшәгән мөселманнарның телефон номерлары тупланган. Шуларга өстәп Коръәннән өзекләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләре, үгет-нәсыйхәткә өндәүче кыска хикәяләр дә урын алган.
Тупланмада татар телендә гарәп графикасында чыккан «Финляндия ислам мәҗәлләсе» кулъязма журналы да бар. Журнал айга бер тапкыр Финляндиянең Тампере шәһәрендә Фатих Арат мөхәррирлегендә дөнья күргән, анда ислам дине тарихыннан гыйбрәтле хикәятләр, хәдисләр басылган. Төркәр Соуккан китапханәгә аның 1949 елгы дүрт санын җибәрде.

2018 елдан алып Төркәр ага Соуккан Милли китапханә фондына 100дән артык китап-журнал тапшырды. Китапханә җитәкчелеге бәһасез һәм зур фәнни-мәдәни әһәмияткә ия булган бүләк өчен милләттәшебезгә олы рәхмәтен белдерә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Милли китапханә бүләк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев