-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында ана телендә укыту буенча иң яхшы егермешәр бюджет оешмасы билгеле
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән игълан ителгән «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсы һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды.
Конкурсның финалында җиңүчеләр арасында республика авылларыннан да, шәһәрләреннән дә муниципаль мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары бар. Иң яхшылар исемлегендә мәктәбе дә, балалар бакчасы да берьюлы җиңгән авыллар булуы шатландыра. Мәсәлән: Биектау районы Ямашүрмә урта мәктәбе һәм “Йолдыз” балалар бакчасы; Питрәч районы Шәле балалар бакчасы һәм Ф.А. Сафин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе – шундыйлардан. Шул ук вакытта конкурс нәтиҗәләре турында игъланда кайбер муниципаль районнар бөтенләй телгә алынмаган. Мөгаен, бу хәл Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе исеменнән Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән конкурсның чыннан да җитди һәм объектив булуын күрсәтәдер. Шулай ук заман таләбе – конкурс, грант проектларында башкарган хезмәтеңне тәкъдим итү, документларны дөрес җыеп теркәү дә сорала. Димәк, җиңүчеләр олы хезмәте өчен дә, аның нәтиҗәләрен күрсәтә алуы өчен дә мактауга лаек!
«Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» җиңүчеләре исемлегендә Казан шәһәре Мәскәү районының “Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе дә бар. Башкаланың тулысынча диярлек татарча укыткан атаклы гимназиясен редакция исеменнән котлыйбыз һәм милли белем бирүдә әлегәчә ирешкән югары дәрәҗәсен киләчәктә дә саклавын телибез.
Редакция вәкиле гимназия директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллинга республика күләмендәге конкурс турында берничә сорау юллады.
Рамил Рәшит улы хәбәренә караганда, конкурска документларны яңа уку елы башында җыеп тапшырганнар. Нигезләмәдә таләп ителгәнчә, белем бирү йортының соңгы өч ел эчендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген анализлап тапшырганнар. Бәяләү критерийлары гаять күп төрле булган: татар телендә укыту; БДИ нәтиҗәләре; дәрестән тыш үткәрелгән милли чаралар; олимпиадаларда катнашуны исәпкә алу, педагогларның татарча белүе һ.б.
“Конкурсының финалында җиңгәч, гимназиягә биш йөз мең сум күләмендә сертификат тапшырылды”, - диде Рамил Гайнуллин. Директор әйтүенчә, әлеге сумма гимназиянең матди-техник базасын баету: компьютерлар, принтерлар, интерактив такта һ.б. кирәк-яраклар алуга тотылачак. “Грант акчаларының бер өлешен мәктәп каршында эшләп килгән “Балакай” балалар бакчасының матди хәлен яхшыртуга да файдаланырга уйлыйбыз. Мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрендә шулай ук бөтен укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла, анда 160 бала йөри”, - диде Р. Гайнуллин.
Ана телен өйрәтүгә, саклауга керткән өлешләре өчен республикакүләм конкурста катнашкан һәм җиңгән гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хуплауга лаек. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз