Логотип Идель
Яңалыклар

“Татарстан музейлары язы – 2019” тәмам. Чиратта –  «Тоталь диктант»!

Татарстан Республикасы Милли музее оешуга 124 ел тулу уңаеннан Бүләк итү көннәре һәм “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе тәмам.

Татарстан Республикасы Милли музее оешуга 124 ел тулу уңаеннан Бүләк итү көннәре һәм “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе тәмам. Биш көн эчендә Республикадагы иң олы музейга һәм аның филиалларына йөздән артык кеше һәм дистәләгән оешма тарафыннан өч меңгә якын артефакт бүләк ителде. Бүләк итү көннәренә нәтиҗә ясап, музейда бүләкләр белән таныштыру тантанасы үткәрелде. Иң кызыклы, сирәк яисә тарихи шәхесләргә кагылышлы (мемориаль) предметларны “экспонатлар парады”нда  музей хезмәткәрләре җыелган халыкка якыннан күрсәтте, аларның тарихын сөйләде. 

Кызыклы предметлар арасында узган гасырның кырыгынчы-илленче елларында Усман Әлмиев, Фәхри Насретдинов, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова һ.б.  җырлары язылган пластинкалар бар. Аларны Тамбов кешесе Владилен Юзефович Кужавский җыйган, Милли музейга Тамбов туган якны өйрәнү музее директоры Чиликин Андрей Игоревич тапшырган. Татарстанның халык артисткасы Наҗия Теркулованың классик җырлар пластинкаларын музейга танылган җырчы Искәндәр Биктаһиров тапшырды. Шулай ук музей фондлары нумизматика коллекциясе, медальләр, кыйммәтле документлар, китаплар һ.б. белән тулыланды.

Иң кызыклы бүләкләр арасында – Муса Җәлилнең бизәкле кувшины. Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова сүзләре буенча, әтисе аны үзе сатып алган, һәм әлеге ядкәрне гаилә дистә еллар буена кадерләп саклаган.
Театр тәнкыйтьчесе, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Ильтани Илялова театр тарихына караган 203 документның һәм төрле спектакльләргә программаларның төп нөсхәләрен бүләк иткән.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова һәм музей мөдире Алсу Хәкимова артистларның һәм оркестрантларның концерт киемнәрен, афишалар, китаплар, грампластинкалар, буклетлар бүләк итте. ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев соңгы елларда институт  чыгарган 40 китап бүләк итте.

Шулай ук музей фондларын тулыландыруга Татарстанның дәүләт органнары, предприятиеләре һәм оешмалары да зур өлеш кертте: Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, «Татхимфармпрепараты» ААҖ, “Лев Яковлевич Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ, «Казанькомпрессормаш» заводы, Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшьләр театры һ.б.

Буыннан буынга сакланып килгән гаилә ядкәрләрен Гөлсем Хәлиуллина, Илдия Шәрәфетдинова, Софья Грызунова, Ольга Шәмсетдинова, Раиса Грачева һәм башка кешеләр тапшырды. Аеруча кыйммәтле бүләкләр тапшырган кешеләрнең исемнәре Милли музейның “Мактаулы бүләкләр китабы”на теркәлә һәм аларга бу турыда махсус таныклык бирелә. Быел Мактаулы бүләкләр китабына Ильтани Исхаковна Илялова («Музей һәм театр» номинациясе), Чулпан Мусеевна Җәлилова («Предмет-мемория»  номинациясе), Илдия Гыйниятулловна Шәрәфетдинова («Көнкүреш тарихы»  номинациясе), Даниал Закирович Бикмөхәммәтов («Шәһәр транспорты тарихы номинациясе)» исемнәре язып куелды. Аларга Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Гөлчәчәк ханым барлык бүләк итүчеләргә дә, тантанага килгән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтте. 

Туган көн булгач, тортсыз мөмкин түгел – Милли музейның туган көн һәм бүләк ителгән “экспонатлар тантанасы”на килгән барлык кешене спонсор пешергән тәмле торт белән чәй эчерделәр. Шул ук көнне музейның матбугат үзәгендә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда ТР Милли музей эшчәнлеген яктырткан матбугат чаралары һәм журналистларга музейның рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Музей туган көнендә шулай ук артистлар, Татарстанның күренекле шәхесләре, мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады.

Бер атна дәвамында ТР Милли музееның барлык филиалларында үткәрелгән “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе бүген, 7 апрельдә, Татарстанда үткәрелә торган Эшче профессияләр елы уңаеннан әзерләнгән чаралар белән тәмамлана. Көн дәвамында әлеге тема буенча күргәзмә карап, театральләштерелгән экскурсиядә һәм төрле квестларда катнашып була, шулай ук зәркән сәнгате турында лекция белән остаханәдә катнашырга, опера музыкасы концертын тыңларга мөмкин.

13 апрельдә исә ТР Милли музее теләге булган һәркемне рус теленнән үз белемен сынап карарга – «Тоталь диктант - 2019» га чакыра. Музей бинасы – Татарстандагы 70 мәйданчыкның берсе булачак.

ФОТО: tatmuseum.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев