Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ӨМЕТЛӘРНЕ АКЛАМАДЫ...

Авыл хуҗалыгы үсеш алган төбәкләрдә проблемалар. Быел Татарстанда уңыш күрсәткечләре түбән булачак

Май аеннан Татарстанда һәм Уралда күзәтелгән явым-төшем кытлыгы бу төбәкләрдә корылыкка һәм булачак уңышның кимүенә китерде. Әмма моңа да карамастан, ил күләмендә тулаем җыем яхшы булыр дип фаразлана. Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләрен РИА Новости агентлыгы китерә.

"Татарстанда корылык булды (май - июнь - 60% явым-төшем, июльнең ике декадасында - 40% ка якын), Ульяновск өлкәсендә ике ай эчендә - май һәм июньдә - 80% явым-төшем булды, июльнең ике декадасында - 37%, анда корылык әле дә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы үсеш алган төбәкләрдә проблемалар. Быел Татарстанда уңыш күрсәткечләре түбән булачак", - ди Вильфанд.

Ул шулай ук Башкортстанда коры һава торышын билгеләп үтә, анда ике ай эчендә явым-төшем дәрәҗәсе тиешленең 50%ын гына тәшкил иткән, һәм июль аенда да вазгыять үзгәрмәгән.

"Уралда катлаулы вазгыять. Свердловск өлкәсендә норманың 50% ы булган, июльнең ике декадасында - норма. Хәлләр бераз рәтләнә, ә Чиләбедә - юк, анда бу айның ике декадасында явым төшемнәр норманың 45% ын гына тәшкил ит. Көньякта бик нык корылык. Курган өлкәсендә ике ай эчендә нибары 20% явым-төшем булган", - дип ачыклык кертә Вильфанд.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев