-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов җырчы Элвин Грейга язган хат
30 яшьлек юбилей концертында булып кайтканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкорт-татар җырчысы Радик Юльякшинга хат юллаган. Ул артистны туган көне белән болай дип котлаган:
«Сезгә алга таба да иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм сүнмәс илһам чыганагы телим. Сезнең иҗади эшчәнлегегез яңача татар-башкорт эстрадасы үсешенә лаеклы өлешен кертсен».
Элвин Грейның инстаграмдагы фотосы астында президентыбыз котлавына татар артистлары да кушылган, хат астындагы комментарийларда артистка Айгөл Бариева, Татар Малай, Данир Сабиров һ.б. котлау сүзләре юллаган. Берсе хәтта «Болай булса тиздән Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен алырга да озак калмаган», – дип язып куйган.
Соң булса да уң булсын, барлык котлауларга һәм теләкләргә кушылабыз!
Килешсәң лайк куй!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз