-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Яңа ел белән котлый
Кадерле татарстанлылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча, узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.
2019 ел, гомумән алганда, республикабыз өчен бәрәкәтле ел булды. Җитештерүдә һәм инвестицияләр кертүдә яңа юнәлешләр табу, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру, заманча торак, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү – болар барысы да уртак тырыш хезмәтебезнең матур нәтиҗәсе.
Эшче һөнәрләре буенча илкүләм чемпионатта Татарстанның җиңү яулавы һәм башкалабызда «WorldSkills Kazan 2019» һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының тиешле югары дәрәҗәдә уздырылуы республика яшәешенең эшлекле ритмга корылганлыгын ачык күрсәтте. Эшче һөнәрләре елы кысаларында тупланган тәҗрибәбез һәм дөнья беренчелегенә дип җиткерелгән бина-корылмалар безгә икътисад өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен югары һөнәри осталыкка ирешкән, хезмәттә алдынгылыкны бирми торган, булдыклы кадрлар әзерләү мәйданын байтак киңәйтергә мөмкинлек бирде.
Автомобильләр төзү тармагында әйдәп баручы КамАЗ предприятиесенең күптән түгел билгеләп үтелгән ярты гасырлык юбилеенда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин заводның һәм тулаем республикабызның үсешенә югары бәя бирде, бу исә Татарстанның илебез куәтен арттыруга саллы өлеш кертүенә тагын бер дәлил булды.
Безнең казанышларның ныклы нигезен шулай ук җәмгыять һәм дәүләт арасында үзара файдалы хезмәттәшлек, граждан җәмгыяте институтларын үстерү, тирәнтен уйланылган милли сәясәтне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру, традицион дини берләшмәләр белән нәтиҗәле эшләү тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау йомгакларын без шулай ук яңарыш, үзгәртеп корулар курсын һәм хакимият органнары эшчәнлеген халыкның хуплавы күрсәткече дип кабул итәбез. Парламентның яңа составы актив төстә законнар чыгару эшчәнлегенә кереште, монда төп максат – халыкның тормышын яхшырту һәм гражданнарның ирекле үсеше өчен шартлар тудыру.
«Безнең ишегалды» дигән яңа проектта татарстанлыларга уңайлы яшәү тирәлеге булдыру күздә тотыла һәм аны гамәлгә ашыру барышында өч ел эчендә барлык күпфатирлы йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан илдә игълан ителгән Хәтер һәм дан елында барыбыз өчен дә изге бу бәйрәмгә әзерлектә һәм аны уздыруда татарстанлылар актив катнашыр дип ышанам. Бөек Җиңү, «беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады» дигән гыйбарә кебек үк, ветераннар белән көндәлек эшебездә һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә рухи маягыбыз булырга тиеш.
Туган республикабыз узган шанлы юлның иң әһәмиятле вакыйгалары, ватандашларыбызның аны төзүгә һәм үстерүгә керткән өлеше Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә игътибар үзәгендә булачак. Киң колачлы зур чаралар бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызга, Россия дәүләте белән бербөтенлегебезгә һәм барлык халыклар вәкилләренең хезмәттәшлегенә нигезләнеп, Татарстанның киләчәк үсешенә этәргеч бирер дип уйлыйбыз.
Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау киләсе елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булачак. Бу кампанияләр эшлеклелек шартларында узар, алар турында мәгълүмат ачыктан-ачык халыкка җиткерелер, җирле дәрәҗәдә дә, шулай ук бөтен республика күләмендә дә тормыш шартларын яхшырту өчен җитди тәкъдимнәр кертелер дип уйлыйм.
Сүз дә юк, узып баручы ел безгә зур сөенечләр алып килде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Шулай да, без бергәләп җиңә алмаслык кыенлыклар юк ул. Күтәренке рухыбыз, бердәмлек, якты өметләр һәм үз-үзебезгә ныклы ышанычыбыз Татарстанга туктаусыз алга барырга, яңа юллар һәм үсеш офыкларын ачарга мөмкинлек бирә.
Кадерле дуслар, шушы алгарыш юлыннан тайпылмыйча, ныклы адымнар белән киләчәккә атлавыбызны, Яңа елда һәр эшебезнең уңышлы булуын телим!
2020 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
Яңа ел мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз