Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

    Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы тырышлыгы белән оештырыла.

    Быел Сабантуйга Россиянең 35 регионыннан 500 кунак килүе көтелә. Программа кысаларында, 2 июль көнне Мөслим авылында бәйрәм концерты планлаштырыла, ә икенче көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында милли бәйрәмебезнең төп чаралары үзәк мәйданда дәвам итәчәк.

    Реклама

    Сабантуй тарихында быел беренче тапкыр “Татар базары” дигән исем астында тупланган махсус сату нокталары эшлиячәк, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Кунакларга Сабантуй мәйданындагы быелгы төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итәчәк. Шулай ук бу көнне бәйрәмгә килгән тамашачылар татар атлары токымы чабышкыларын да күрә алалар.

    Сабантуй программасында рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр, театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җыр, биюләр көтелә.

    Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән тәүге тапкыр 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында уздырылган иде. Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстан җирендә тәүге тапкыр оештырыла.

    Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!