Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН - РЕЙТИНГТА ӨЧЕНЧЕ

Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. Татарстанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып китә алган.

Татарстан Республикасы цифрлаштыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының җәйге медиарейтингы лидерлары өчлегенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


president.tatarstan.ru

Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. Татарстанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург  кына узып китә алган. Бәяләүнең критерие — цифрлаштыру ягыннан төбәкләрнең искә алынуы.

«Кыска вакыт дәвамында клиник хастаханәнең йогышлы авырулар өчен яңа корпусын булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк», — ди РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.

Моннан тыш, республика, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим иткән, ТР Дәүләт идарәсе системасын цифрлаштыру программасы белән бәйле рәвештә искә алынды.

Топ бишлеккә шулай ук Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае керде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев