Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕН КАРАНТИНГА ЯБАЧАКЛАРМЫ?

Коронавирус таралу сәбәпле, республиканың кайбер шәһәрләрен карантинга ябу турында мәгълүмат таралды. Бу дөресме?

   Коронавирус таралу сәбәпле, республиканың кайбер шәһәрләрен карантинга ябу турында мәгълүмат таралды. Әмма бу дөреслеккә туры килми, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда шәһәрләрне ябу буенча бернинди планнар һәм карарлар юк.

- Безнең COVID-19 булган кешеләрне ачыклау һәм алга таба дәвалау өлешендә тәҗрибәбез бар. Бүгенге көндә бу - медицина хезмәткәрләре өчен дә, Роспотребнадзор хезмәткәрләре өчен дә штаттагы эш. Барлык механизмнар да эшләнгән, системалы эш алып барыла, бернинди чикләүләр дә кертү планлаштырылмый, дип билгеләп үтте Галимова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев