Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан студенты 500 мең сумлык грант откан

21 сентябрьдән башлап Казанда узган Бөтенроссия студентлар форумында грант конкурсы нәтиҗәләре буенча, төп җиңүчеләрнең берсе — Татарстаннан Рәхим Хисмәтов булган.

Татарстан студенты Бөтенроссия студентлар форумында катнашып 500 мең сумлык грант откан.

21 сентябрьдән башлап Казанда узган Бөтенроссия студентлар форумында грант конкурсы нәтиҗәләре буенча, төп җиңүчеләрнең берсе — Татарстаннан Рәхим Хисмәтов булган. Аның «Җиңү юлында-2022 «хәрби-тарихи уены» проекты 499,6 мең сум күләмендәге максималь грантка лаек булды. Татарстан студентлары барлыгы 1,2 млн. сумлык грант ярдәме алганнар.

Яшьләр инициативаларының грант конкурсы студентлар форумы кысаларында «Студентлар инициативасы», «Яшьләр медиасы», «Иҗади яшьләр инициативасы», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр арасындагы тискәре күренешләргә профилактика һәм милләтара хезмәттәшлек» һәм «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту»номинацияләре буенча узды.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев