-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
ТАТАРСТАН, ТАТАР ХАЛКЫ ТУРЫНДА КИТАПЛАР РУС ТЕЛЕНДӘ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты махсус өч китап әзерләп чыгарды. Китапларның икесе рус телендә, ә өченчесе татар, рус һәм инглиз телләрендә дөнья күрде.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев татар энциклопедиясен төзү өчен оешкан институт тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар хакында журналистларга сөйләде. Исегезгә төшереп узабыз галимнәр тарафыннан биредә алты томлы татар экциклопедиясе дөнья күрде.
Татарстан, татар халкы турында тикшерелгән, дөрес, киң мәгълүмат тарату максатыннан әзерләнгән «Центральные органы государственной власти и управления Татарстана», «Татарстану -100 лет иллюстрированные энциклопедические очерки» һәм «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» әзерләнде. Беренче хезмәттә 1920-2020 елларда республиканың дәүләт органнары, идарә итүнең тарихы сурәтләнә. Икенче басмада ТАССРның иҗтимагый-сәяси тормышы, мәдәнияты, Татарстанның күп милләтле халкы турында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Әлеге китап туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы булачак. “Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз” китап-альбом фото документларга да бай. Республикабызның данлы, гыйбрәтле тарихын колачлаган.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин белдергәнчә, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән басмалар киләчәктә татар телендә дә дөнья күрергә мөмкин, төп мәсьәлә финанслауга бәйле. Галимнәр раслаганча, яңа басмалар ТАССР юбилеена багышлап моңарчы нәшир ителгән китаплардан фактлар дөреслеге һәм киңлеге белән аерылып тора. Совет чорының беренче елларында идарә иткән җитәкчеләр турында дөрес мәгълүмат, бигрәктә фотоларын табу зур кыенлыклар да тудырган. Әмма әлеге юнәлештә интернет, социаль челтәрләр аша туганнарының ярдәме булуын да, билгеләп узды проект авторлары.
фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз