Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Татарстан – тавыш бирүдә бай традицияләре булган төбәк

    Татарстанда тавыш бирүнең бай традицияләре бар — сайлау процессын оештыруның югары сыйфаты һәм тавыш бирүнең ачыклыгы моңа ярдәм итә. Татарстан халкы әлеге процесста актив катнаша. Сәясәт белгечләре шундый фикер белдерде, дип хәбәр итә РФ Иҗтимагый палатасы.

    РФ Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлек, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич Татарстанны сайлауларның ачыклыгын тәэмин итү буенча лидер дип атады.

    «Республикада уңай тәҗрибәләр күп: әйтик, участокларда блогер-күзәтүчеләр эшли, алар үзләренең социаль челтәрләрендә реаль вакыт режимында барлык процессны ачыктан-ачык яктырта, — дип искәртте Малькевич. — Теләгән һәркем өчен ачык булган „Минем тавыш“ сайлаучылар форумы даими рәвештә үткәрелә, анда республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы экспертлар белән бергә онлайн режимында сайлау процессын оештыру турында сөйли һәм барлык сорауларга җавап бирә».

    Аның сүзләренчә, мондый ачыклык кешеләрнең ышанычын һәм активлыгын арттыра. Шунлыктан төбәк сайлауда һәрвакыттагыча югары активлык күрсәтә.

    Реклама

    Сәяси технолог, интернет-технологлар ассоциациясен гамәлгә куючыларның берсе Владимир Кутилов Татарстанның тавыш бирүдә бай традицияләре булуын искәртте.

    «Республика халкы өчен тавыш бирү көнендә бөтен гаилә белән җыелу, участокка балалар һәм зур компанияләр белән килү гадәти хәл. Татарстан өчен сайлаулар — һәрвакыт бәйрәм», — диде Кутилов.

    Ул сайлау участокларында ярминкәләр, төрле бәйгеләр үткәрелүен билгеләп үтте.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)