Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ

Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.

18 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Республика территориясендә урыны белән томан көтелә. Казанда ул төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Кичә төбәктә көчле буран булды. Һава торышының начараю аркасында республика юллары автобуслар хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды. Хәзер исә юлар кабат ачылды.

Метеорологларның башлангыч фаразлары нигезендә, киләсе атна башында циклонга алмашка килгән антициклон нәтиҗәсендә Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кыш, һава торышы, салкыннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев