-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Булат Хәбибрахманов: Көтелмәгән җиңү
Бүген Мамадыш районының Түбән Ушма авылында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына татарча көрәш буенча республика беренчелеге узды.
17-18 яшьлек егетләр арасында команда беренчелегендә, һич тә көтмәгәндә, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы командасының берләштерелгән командасы беренче урынны яулады. Икенче урында -Теләче, өченче урында - Әлмәт командалары.
Шул уңайдан без җиңүче команданың тренерларыннан булган Булат Хәбибрахманов белән элемтәгә кердек һәм әлеге уңыш серләре турында сораштык.
- Бу әлбәттә, бөтенләй дә көтелмәгән җиңү булды. Без моңа хәрәкәт иттек, ләкин шундый уңышка ирешербез дип бөтенләй дә уйламаган идек, - диде Булат әфәнде. Бәлки җирәбә шулай туры килгәндер, бәлки берәр югары көчләр үз ролен уйнагандыр, ләкин без барыбер җиңдек. Мамадышка барганда без беренче өчлеккә керү максатын гына куйган идек.
Сер түгел, (мин үзем алындымда да моны яшермим, һәм коллегаларымнан да моны яшермим) үземне тренер буларак ачарга максат итеп куйдым, чөнки минем Николай Крылов, Илһам Волков, Фәрит Шәйхетдинов кебек остазларым бар иде. Мин аларның мәктәбен үттем, һәм әлбәттә, әлеге уңышны "без" категориясе белән билгелим. Әлбәттә, зур өстенлеккә дә ирешеп булыр иде, ләкин ансы инде башка мәсьәлә.
Бу беренче чиратта, "Ак Барс" көрәш мәктәбе клубының зур уңышы. Ни өчен бу җиңүне көтмәделәр? Чөнки Казан командаларының инде күптән зур уңышка ирешкәннәре юк иде. Шәһәрдә татарча көрәш юк дигән караш яши. Мине шунсы сөендерә, беренче буларак безнең җитәкчелеккә икенче урында калган команданың җитәкчеләреннән берсе Азат Нурмөхәммәтов шалтыратып котлаган.
Әлбәттә инде, бу җиңүдә мин Казан хакимимяте ролен билгеләп үтәр идем. Алар безгә Мамадышка бару чыгымнарын капладылар, безгә кунарга, ашарга мөмкинлек тудырдылар, шуңа күрә, мин шәһәрнең спорт комитеты җитәкчесе Ирина Востриковага аерым рәхмәтемне белдерәм. Һәм инде әлбәттә, тагын бер кабатлап "Ак Барс" көрәш сараеның зур уңышы. Безнең җитәкчелеккә, аерым алганда Айрат Гайнетдинов һәм Фәрит Шәйхетдиновка зур рәхмәтләремне белдерәм.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз