-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Татарстан үзизоляциядән чыга башлады
Татарстан Республикасы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуның беренче этабында тора. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республика хәзерге санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу планын әзерли. Без хәзер баш санитар табиб (Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова - Т-и иск.) әйткән беренче этапта торабыз. Сез беләсез, акрынлап Татарстан Республикасы Президенты карары белән Хөкүмәт карарга үзгәрешләр кертте, аерым категорияләргә йөгерүгә чыгу мөмкинлеге бирде», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, кичә РФ Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан этаплап чыгу планын тәкъдим итте. Беренче этапта россиялеләргә спорт белән шөгыльләнүне һәм балалар белән йөрүне рөхсәт итә алалар, ләкин дистанцияне үтәүне исәпкә алып.
Рөстәм Миңнеханов: «Йомшарту чаралары барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән очракта гына булырга мөмкин», — дигән шарт куя. Монда кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлек кию, дистанцияне үтәү һәм башкалар керә.
«Республика планы якын көннәрдә игълан ителәчәк. Башта ул ТР Президенты тарафыннан килештерелергә тиеш. Ул һәр пункт буенча тәкъдим ителгән нигезләүне карый», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
Вероника Ваганова, "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз