Татарстанда берәү сөттә батып үлгән
Әлеге хәлнең ничек булуы турында төп версия мондый: агрофирма сакчысы шул ук фирмада көтүче булып эшләгән бер кешене беразга үз урынына калып торырга сорый.
1 июль көнне Кайбыч районындагы агрофирманың сөт саклау һәм суыту резервуарында 51 яшьлек ир кеше тәнен табалар. Мәетне караганнан соң, үлем сәбәбен батып үлү дип билгелиләр. Әлеге вакытта бу хәлне тикшерәләр. Моның турында Татарстан СУ СКР җитәкчесе хәбәр итә дип, яза Татпресса.ру.
Әлеге хәлнең ничек булуы турында төп версия мондый: агрофирма сакчысы шул ук фирмада көтүче булып эшләгән бер кешене беразга үз урынына калып торырга сорый. Тегесе китеп торган арада көтүче цистернадан сөт эчәргә була. Ләкин үрелгәндә ялгыш сөт тутырылган савытка төшеп китә. 2 метрлы, 2 градус җылылыкта сакланган сөттә ир кеше бик тиз бата. Әлеге вакытта бу хәлнең төгәл детальләрен ачыклыйлар.
«Идел» журналы 16+
Теги: чс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев