Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда 100 балл җыючыларны 21 муниципаль район, Казан һәм Чаллы мәктәпләре әзерләгән

Математика фәне буенча 30 кеше йөз балл җыю - Татарстанда БДИны штат буенча үткәрү дәверендә иң яхшы нәтиҗә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Математика фәне буенча 30 кеше йөз балл җыю - Татарстанда БДИны штат буенча үткәрү дәверендә иң яхшы нәтиҗә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Республикада профиль математикан 30 чыгарылыш сыйныф укучысы, физикадан 12 кеше, әдәбият 15 кеше һәм җәмгыять белеменнән 2 кеше 100 балл җыйган. Быел укучылар саны узган елга караганда арткан. Тагы шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2018 ел белән чагыштырганда рус теле буенча йөз балл җыючылар саны 99 дан 72 гә кадәр кимегән. «Бу-тулаем Россия буенча тенденция. Башка фәннәр буенча 100 балл җыйган нәтиҗәләр дә аз кимеде: химия буенча – 37, информатика буенча – 20, биология буенча – 3, тарих буенча – 2», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Рафис Борһанов сүзләре буенча, республиканың 21 муниципаль районы, Казан һәм Чаллы мәктәпләре укучылары 100 балл җыйган. Иң күп 100 балл җыйган нәтиҗәләрне Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар алды. Аларның саны - 94; Чаллы – 25, Яшел Үзән районы – 10, Әлмәт һәм Бөгелмә районнары – 9, Түбән Кама районы – 6, Югары Ослан районы – 5, Лениногорск районы – 4, Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Чистай районнары – 3, Балтач, Мамадыш, Саба, Апас районнары - 2, Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнары – 1әр бала йөз бал җыйган.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган — 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшыручылар киләчәктә үз һөнәрен филология белән бәйләргә теләүчеләр булганын әйтте.

  • 2018 елда исә 9 нчы сыйныфтан соң 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган. 11 нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшырачак дип хәбәр ителгән иде. Соңрак билгеле булганча, 24 укучы татар теленнән имтихан биргән


Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү процедураларының ачыклыгын тәэмин итү өчен иҗтимагый күзәтү системасы оештырылган. БДИ һәм ОГЭда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында вуз һәм көллиятләрдән 558 студент катнашты. Онлайн-видеокүзәтү чарасын республиканың 139 югары уку йорты студенты үткәрде. 

Ибәтуллина Илүз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев