-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанда «100 еллык ифтары» – VIII Республикакүләм ифтар узачак
Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар узачак. Ифтарны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы – пандемияне һәм шулай ук Татарстанда игълан ителгән ТАССРның йөзьеллыгын исәпкә алып, проект форматын үзгәртү карарын кабул итте.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар "100-еллык ифтары" исеме астында узачак һәм җөмһүриятебез буенча 30 000 кешене колачлый алачак. Нәтиҗәдә, узган елгы ифтар белән чагыштырганда, аның катнашучылар саны ике тапкырга артачак. Исегезгә төшерәбез, узган елны авыз ачуда берьюлы 15 000 кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда Республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк.
Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII Республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак. Моннан тыш, “100 еллык ифтары” узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләргә дә әлеге социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.
Ифтар ризыгы көн саен "Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм 1000 мохтаҗ кешегә адреслар буенча өләшү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырылачак. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да күреләчәк.
VIII Республикакүләм ифтар җомга көнне, 24 апрельдә, уразаның беренче көнендә, әлеге проектның төп оештыручылары – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов һәм «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов катнашында старт алачак.
Әлеге чараны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чараларын 24 апрель көнне 11.00 сәгатьтә “Ак Барс Арена” стадионына чакырабыз.
Чара ачык мәйданчыкта медиафасад каршында узачак, социаль дистанция таләпләрен исәпкә алып, катнашучыларга куллану өчен шәхси саклану һәм дезинфекция чараларыннан файдалану мөмкинлеге тудырылачак.
“Ак Барс Арена” стадионы, Хөсәен Ямашев пр., 115 А, Р1 парковкасы, Чистопольская урамы ягыннан керү: "А" керү юлы медиафасад каршында урнашкан.
Аккредитация түбәндәге телефон буенча: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе – Резеда Закирова: 8 917 293 97 06.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз