-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус режим керде
Коронавирусның таралуына каршы көрәшә торган республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вәзгыять әйбәтләнгәнче кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар да соңрак үткәреләчәк. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына узачак», - диде Галимова.
Моннан тыш, ТР Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде.
Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы вәкилләре инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә куша. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз, табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, гигиена таләпләренә дә җиңел карамска кирәк: көн дәвамында кулны юып торырга, һәркөнне душ керергә яки чәйканып чыгарга, эштә һәм өйдә бүлмәләрне җилләтергә, кеше күп булган урыннарда һәм автобусларда маска киеп йөрергә киңәш ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз