-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк
Быел Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла.
Шулай ук 2020 елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма.
Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.
Мәгълүм булганча, Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.
Татарстанда 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлгәне юк.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз