Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Татарстанда 2,7 миллион квадрат метрдан артык торак төзү ниятләнә

    2022 елда Татарстанда 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Бу эш өч программа нигезендә башкарылачак. Сүз күп фатирлы инвестицион торак төзелеше, ТР Дәүләт торак фонды программасы һәм индивидуаль торак төзелеше турында бара.

    Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

    2021 елга план буенча Татарстанда 2 млн 670 мең кв.метр торак төзелергә тиеш булган, нәтиҗәдә, 2 млн 680 мең кв.метр торак төзелгән. Шулай итеп, узган ел күрсәткечләрен агымдагы елда 3,1%тан арттырып үтәү планлаштырыла.

    Реклама

    Докладчы сүзләренә караганда, 2022 елга капиталь ремонт программасында республиканың 42 муниципаль берәмлеге катнаша. Аңа 4,7 млн кв.метр мәйданлы 769 йорт кертелгән, ә 2021 елда 948 йорт төзекләндерелде. Бу елга финанслау күләме бераз арткан - 6,3 млрд сумнан 6 млрд 441 млн сумга кадәр.

    Шуның белән бергә, татарстанлыларның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаны гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Быел барлыгы 697 гаилә 1 млрд 228,6 млн сумлык торак алырга тиеш. Бу-600 ятим бала, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 40 күп балалы гаилә, 50 яшь гаилә. Әлеге исемлеккә шулай ук мәҗбүри күчеп кайтучылар - Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләрдән җиде граждан керә. 

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы