-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
«Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.
-
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган
Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү программасын гамәлгә ашырганнан бирле 500 дән артык әти ана капиталына ия булды. 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
Хәзер ана капиталына 2007 елның 1 нче гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яки аннан соңгы бала тәрбияләүче аталар яки уллыкка алучылар, шулай ук 2020 елның 1 нче гыйнварыннан туган беренче баланың әтиләре яки уллыкка алучылар (РФ гражданлыгы булмаган бу балаларның әнисе үлгән очракта) ана капиталына дәгъва итә.
Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге искәрткәнчә, әгәр суд карары законлы көченә 2007 елның 1 нче гыйнварыннан башлап керсә, дәүләт ярдәменең өстәмә чараларыннан файдаланмаган икенче, өченче яки аннан соңгы баланы уллыкка алучылар элеккечә үк финанс ярдәме ала ала. Моннан тыш, әгәр дә суд карары законлы көченә 2020 елның 1 нче гыйнварыннан башлап керсә, дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары хокукыннан файдаланмаган беренче баланы уллыкка алучыларга ана капиталы бирелә.
«Ир-атлар да, әнинең тупланма пенсиясен формалаштырудан тыш, капитал акчасын хатын-кызлар кебек үк тота ала», - дип аңлатты Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучыга дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәктә гариза бирергә кирәк.
Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашырганнан бирле Татарстанда 360 меңнән артык сертификат бирелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз