Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА 690 БАЛА ӨЙДӘН ТОРЫП БЕЛЕМ АЛА БАШЛАДЫ

Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра.

Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә Казанның 27 мәктәбеннән, Лениногорск белән Чаллының берәр мәктәбеннән 29 сыйныф, ягъни 690 бала өйдән укуын дәвам итә», — диде спикер.

Искәртеп үтик, әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты яки күбрәге авырый икән, сыйныфлар дистанцион укуга күчә. Бу карарны мәктәп җитәкчелеге яки Мәгариф идарәсе кабул итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев