Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда атна ахырына кадәр уртача салкын һава торышы саклана

Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак, көндез урыны белән аерым районнарда буран фаразлана.

15 нче мартта Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак, көндез урыны белән аерым районнарда буран фаразлана. Җил – көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы -9 дан -14 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы -5-10 градус суык булыр дип фаразлана.

Казанда  шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Сишәмбе төнендә бераз кар көтелә, аерым районнарда буран булачак. Җил – көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Төнлә һава температурасы -10-12 градус, көндез -5-7 градус суык булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

16 нчы һәм 17 нче мартта Татарстанда явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә һәм иртән 13-19 градус салкын, аязган вакытта -24 градуска кадәр булачак. Көндез 3-10 градус салкын булыр дип көтелә.

18 нче мартта һәм 19 нчы мартта Татарстанда төнге температура -13 тән -18 градуска кадәр булачак. Көндез җылыначак – синоптиклар -4 тән +1 градуска кадәр булачак дип җиткерә. Урыны белән бераз кар явачак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев