-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанда атналык һава торышы
Сишәмбе, 31 мартта Татарстанда һава торышы кискен начаерга мөмкин. Республика аша салкын атмосфера фронты узачак, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, 28 һәм 29 мартта температура рекордлары теркәлде, ә бүген көндез 11-16 градуска кадәр җылы булды. 31 мартта республика элеккечә үк бик җылы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез аерым районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә нульдән плюс 5 градуска кадәр, ә көндез һава 10-15 градуска кадәр җылытылачак.
1 апрельдә һава торышы кискен үзгәрәчәк. Республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Җил көндез секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк. Шулай ук һава температурасы сизелерлек түбәнәю көтелә: төнлә - 3тән 2 градуска кадәр, көндез — нульдән плюс 5 градуска кадәр.
2 апрельдә төнлә явым-төшем булмаячак, ә көндез урыны белән юеш кар явачак. Җил иртән һәм көндез урыны белән 15-17 м / с кадәр. 3 һәм 4 апрельдә явым-төшем көтелми. Температура фоны янә артачак, көндез 8-13 градуска кадәр җылытачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз