-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Татарстанда бал кортлары паспорт алачак
Татарстанда умарталыклар умартачылык паспортларын ала башладылар. Бу республикада бал кортлары һәм умарталык санын тәртипкә салу өчен эшләнә. Паспорт һәр умарталыкка да бирелә.
Умарта күчергәндә аларның хуҗалары әлеге паспортны тапшырачаклар. Анда умарта күчләренең саны һәм алар узган ветеринария процедуралары күрсәтеләчәк.
Киләчәктә Татарстанда бу паспортларны электрон рәвештә ясау планлаштырыла. Паспорт нигезендә һәр умарталыкка номер биреләчәк. Әлеге процесс 2019 елда кырларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының зур күләмдә кимүенә бәйле.
Татарстанда паспортлар бирү эше башланган инде. Шулай итеп, республикада 200 меңнән артык умарта күче бар икәне билгеле.
Чыганак: InKazan
Фоточыганак: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз