-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ
Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
2020 елда 1,48 млн кеше социаль ярдәм чараларын файдалана. Шул исәптән 1,07 млн кеше – төбәк социаль түләүләрен алучылар. Республикада адреслы ярдәм алучылар саны 0,82 млн кеше, ягъни 80 % тәшкил итә.
«Адреслы түләүләргә курс чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәлелеген раслады һәм 2020 елның катлаулы чорында гражданнарның аеруча мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең моңарчы күрелмәгән чараларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде», – диде Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Э. Ә. Зарипова.
Пандемия шартларында балалы гаиләләр, бигрәк тә бер яки ике ата-ана эшсез калган гаиләләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ булды. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә гражданнарга ихтыяҗдан чыгып ярдәм итүнең тулы бер системасы төзелде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының рәсми сайты.
2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР бюджеты акчалары хисабына, 483,3 млн сумлык өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде.
Министрлык юнәлеше буенча социаль ярдәм чараларына барлыгы 19,2 млрд сум юнәлтелде, шуның 8,6 млрд сумы – федераль бюджет, 10,6 млрд сумы – төбәк бюджеты акчалары.
Шул ук вакытта һәр икенче сум, ведомство башлыгы сүзләренчә, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2020 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 9,4 млрд сум бүлеп бирелгән (РФ бюджетыннан – 5,8 млрд сум, ТР бюджетыннан – 3,6 млрд сум).
Фото ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз