Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре: Кайчан? Кайда?

Башкортстан делегациясен 14-15 майда Казанда көтәләр.

14-15 майда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак. Татарстан делегациясен ТР президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк, ә Башкортстан вәкилләре Радий Хәбиров җитәкчелегендә киләчәк. Яклар уртак проектлар, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак. Бу хакта tatar-inform.ru хәбәр итә.

"Татарстан белән берлектә оештырылган бизнес-форумда берничә документ имзалау планлаштырыла. Бүгенге көндә Иннополис һәм Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Иннополис һәм Уфа нефть университеты белән хезмәттәшлекне ныгытачакбыз", - диде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин.

Татарстанны күрше республикадан килгән кунакларга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына махсус проект тәкъдим итәргә булышачак. Татарстанның инвестицион, сәнәгать, туристлык потенциалы, төп предприятиеләр һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында мәгълүматны басма матбугатта һәм интернет-ресурсларда урнаштырачаклар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Рөстәм Миңнеханов День Республики Башкортостан Башкортстан Республика көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев