-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Татарстанда борынгы каберлекләр
Күптән түгел генә Аксубай районының Иске Кыязлы белән Кызыл Тау авыллары арасында каберлек табылган. Су торбасы салучылар җирне казый башлагач, кеше сөякләре чыккан.
– Алар шундый күп. Арада кечкенәләре дә шактый. Балалар күпләп күмелгән җир булган бу. Кыйблага каратып җирләнгәнгә мөселман зираты диләр, - ди Иске Кыязлы җирле авыл идарәсе башлыгы Газинур Дәүләтшин, моның турында Шәһри Казан гәзите яза.
Бу күмелү урыны якынча 1 гектар мәйданны алып тора. Кешеләр скелеты табутсыз һәм киемсез табылган. Алар арасында балалар да бар. Шулай ук, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, 2 метр да 70 сантиметрлы кешеләр скелеты да очрый. Аларның кайберләрен тикшерегә алып киткәннәр. Бу вакыйга белән кызыксынучылар рәсми хәбәрләр көтә һәм скелетларның кайсы вакытка каравын фаразлый. Кайберәүләр элек монда шәһәр булган һәм ул XIV-XV гасырга карый, көчле сугыштан соң, шәһәрне яндырганнар, вафат булучылар шуннан калган диләр. Моның мөселман зираты булуы да мөмкин, чөнки кешеләр кыйбылага каратып күмелгән. Хәзерге вакытта биредә Уфа һәм Самарадан археологлар эшли, сакчылар куелган, - дип яза Tatar-today.ru.
фото: Татар-Тудей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз