Яңалык/Эксклюзив
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарстанда булган котычкыч ДТП турындагы хәбәрләр ялган булып чыккан
Интернетта һәм мессенджерларда таралган ДТП видеосы фейк булып чыкты. Видеода автобусның чәлперәмә килгәге, әйләнгән автобустан кешеләрне чыгарганнары күренә. Алар арасында балалар да бар. Кайбер туристларның тән җәрәхәтләре һәм канга буялган киемнәре күренә. Шулай ук видеода балалар елаганы һәм кычкырган тавышлар ишетелә.
Әлеге ДТП Татарстанда Казаннан Соль-Илецк шәһәренә барганда булган дигән хәбәр бар иде. Ләкин чынбарлыкта, бу видео 9 июндә Сочидагы Адлер районында булган ДТП вакытында төшерелгә, - моның турында Татар-информ министрлыкка таянып хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз