Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Татарстанда Әдәби сабантуй үткәрелү кичектерелә

    Татарстан Язучылар берлеге 15 июльгә планлаштырылган Әдәби сабантуйның кичектерелүе турында хәбәр итә.

    «Соңгы вакытта, COVID-19 белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында массакүләм чаралар оператив штаб рөхсәте белән генә үткәрелә. Статистик мәгълүмат республикада һәм Җир шарының башка күп кенә төбәкләрендә эпидемиологик халәтнең начараюын дәлилли һәм оператив штаб Әдәби Сабан туен билгеләнгән датада үткәрмәскә, кичектерергә киңәш итте», — дип яза Берлекнең матбугат үзәге.

    Язучылар берлеге Әдәби сабантуйга татар әдәбиятын сөюче һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче, үз туган авылларын популярлаштыручы 3 меңгә якын кешене бергә җыю күздә тотылган булуын ассызыклый.

    Реклама

    «Әлегә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрелү датасы август ахырына таба кичектерелә, төгәл датаны барыгызга да алдан хәбәр итәчәкбез. Август ахырына республикабызда эпидемиологик вазгыять яхшыра төшәр, безгә матур дөньякүләм чараны үткәрергә рөхсәт булыр, дип өметләнеп калабыз», — диелә хәбәрдә.

    15 июльдә Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары ярдәме белән Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләсе иде.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!