Яңалыклар
Татарстанда эссе һава торышы саклана
Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Бүген Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада кабаттан алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Көнбатыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Бүген, 26 июньдә, җил тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә 19-24 градус эссе булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев