Татарстанда икмәккә бәяләр үсеше туктатылган
Бәяләр үсешенең еллык темплары сентябрьдә 6,4 проценттан октябрьдә 4,7 процентка кадәр кимегән. Тулаем алганда, Татарстанда инфляция сентябрьдәге 7,7 проценттан соң 8,2 процентка кадәр арткан
Татарстанда икмәкнең социаль яктан әһәмиятле сортларын җитештерүчеләргә ярдәм итү икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр үсешенең акрынаюына йогынты ясады, дип хәбәр итте Россия Банкының Татарстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте.
Бәяләр үсешенең еллык темплары сентябрьдә 6,4 проценттан октябрьдә 4,7 процентка кадәр кимегән.
Ашламалар һәм техника кыйммәтләнү сәбәпле, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнары артуы яшелчәгә бәяләр артуын тизләтүдә чагылыш тапты.
Терлек азыгы, ветеринария препаратлары һәм төргәкләрнең кыйммәтләнүе терлекчелек предприятиеләренең чыгымнарында чагылды. Бу кош итенә, йомыркага, казылык эшләнмәләренә һәм сөт продукциясенә бәяләр арту тизләнүенә йогынты ясады. Республикада сөт һәм сөт продукциясенә бәяләрнең еллык үсеш темплары 2021 елның сентябрендә 5,8 проценттан соң октябрьдә 7,1 процентка кадәр арткан.
Тулаем алганда, Татарстанда инфляция сентябрьдәге 7,7 проценттан соң 8,2 процентка кадәр арткан, бу Идел буе федераль округындагы (Идел буе федераль округында 7,64 проценттан 8,35 процентка) һәм тулаем Россиядәге (7,13 проценттан 7,40 процентка) тенденцияләргә туры килә. Бәяләр динамикасына, нигездә, товар җитештерүчеләрнең чыгымнары үсеше һәм яшелчәгә тәкъдимнәр кимүе йогынты ясады.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, октябрь аенда Татарстанда азык-төлек инфляциясе ике урынлы санга җиткән. Соңгы тапкыр мондый зур азык-төлек инфляциясе алты ел элек - 2015 елның декабрендә теркәлгән иде, ул чакта ул 12 проценттан артып китте.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев