Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда камералар машинада каеш эләктермичә йөрүчеләрне терки башлады

Татарстанда машина йөртүчеләр беренче штрафларны алды инде. Камералар мондый хокук бозуны йөртүчедә генә түгел, башка пассажирларда да терки.

Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне камералар ярдәмендә теркәү, Мәскәүдә генә түгел, төбәкләрдә дә башланды. Шулай итеп,  Татарстанда машина йөртүчеләр беренче штрафларны алды инде. Бу хакта Autonews.ru хәбәр итә.

"Танып белү технологияләре" компаниясе белгечләре сүзләренчә, Татарстанда 1 июльдән мондый система буенча ике камера эшли башлаган. Аларның берсе М-7 трассасында (Уфадагы Казан участогы) урнашкан. Икенчесе - Казан-Оренбург трассасында. Планда - шундый камералар санын арттыру.

Беренче биш көндә куркынычсызлык каешын эләктермәгән кешеләр булган 1 меңнән артык автомобиль ачыклаган. Камералар мондый хокук бозуны йөртүчедә генә түгел, башка пассажирларда да терки.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев