-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА
Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буран көтелә, көндез аерым районнарда бераз кар явачак. Температура -8..-13 градус, төнлә -15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Шимбә көнне чираттагы циклон йогынтысында кар яву фаразлана, төнлә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 6,11 градуска кадәр салкын була.
Якшәмбе көнне һава торышы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Бераз кар көтелә,төнлә температура -13..-18 градус, көндез -16 градуска кадәр була.
Яңа атна башында республикада атмосфера басымы югары булачак. Явым-төшемнәр акрынлап туктала, температура фоны сизелерлек кими. Төнлә термометр баганасы -29 градус, көндез -22..-17 градус булыр дип фаразлана.
Иртәгә - 16 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Урыны белән кар. Җил көньяк- көнбатыштан, секундына 8-13 метр тизлек белән исә, көчәйгән вакытта 15-20 м/с. Һаваның минималь температурасы төнлә -2..,-4 градус, көндез һаваның максималь температурасы +2..+4 градус. Юлларда бозлавык.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/ava-toryshy/16-gyynvar-knen-ava-toryshysmit
Иртәгә - 16 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Урыны белән кар. Җил көньяк- көнбатыштан, секундына 8-13 метр тизлек белән исә, көчәйгән вакытта 15-20 м/с. Һаваның минималь температурасы төнлә -2..,-4 градус, көндез һаваның максималь температурасы +2..+4 градус. Юлларда бозлавык.Тулырак: http://muslumirc.ru/news/ava-toryshy/16-gyynvar-knen-ava-toryshysmit
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз