Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда көчле яшенле яңгыр һәм боз явачак

Иртәгә, 31 июльдә, Татарстанда элек урнашкан җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана.

 

Иртәгә, 31 июльдә, Татарстанда элек урнашкан җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының тагын начарлануы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.   Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр фаразлана. Иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, көчле булуы көтелә. Моннан тыш, кайбер урыннарда, шул исәптән төбәк башкаласында да, боз яварга мөмкин.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил юнәлешен көндез көнбатышка үзгәртәчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә ул вакыт-вакыт 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстанда төнлә һава температурасы 15-20 градус җылы булачак. Көндез һава +26, +31 градуска кадәр (Казанда — +29) җылына.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев