Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды

    Казанда «Хәтер маршы» республика акциясе башланды. Ул ел саен уздырыла торган чара. Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли. Активистлар Татарстан башкаласыннан соң Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.

    «Хәтер маршы» – Татарстанның иң күптәнге акцияләренең берсе, ул Җиңүне якынайткан Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын популярлаштыруга багышлана. Әлбәттә, бу вакыйгаларны бүгенге яшьләр белергә тиеш. Бүген республика шәһәрләренә һәм районнарына агитация бригадалары җибәрелә. Без тарихыбызны башка төрле итеп күрсәтүгә юл куя алмыйбыз. Бүген без төшенчәләрне үзгәртү омтылышларын күрәбез, күп ялган геройлар барлыкка килә, өстәвенә алар Бөек Җиңүне якынайткан чын кешеләрне күләгәдә калдыра. Без укучыларга һәм яшүсмерләргә барысының да чынлыкта ничек барганын сөйләргә тиеш», – дип аңлатты чараның ниятен ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

    Реклама

    «Хәтер маршы»н Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе оештырды, ул быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә төбәктә эзләнү хәрәкәтендә меңгә якын актив катнашучы исәпләнә.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!