Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Татарстанда көн саен коронавирус буенча кайнар линиягә 2 мең тапкыр мөрәҗәгать итәләр

    Татарстанлылар коронавирус авыруы мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен бердәм контакт-үзәк хезмәтләреннән бик теләп файдалана. Узган елның ноябреннән, кайнар линия ачылгач, 122 номерына республика халкыннан 475 мең 444 шалтырату булган.

    Көн саен контакт-үзәккә 2 мең шалтырату керә. Җавап көтүнең уртача вакыты 6 секунд тәшкил итә, ә сөйләшүнең уртача вакыты – ике ярым минут. Консультацияләрне сменага 65 белгеч үткәрә.

    Реклама

    Барыннан да ешрак, кайнар линиягә мөрәҗәгать итеп, татарстанлылар COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә гамәлләр алгоритмы, табибны өйгә чакыру тәртибе, вакцинацияләүгә яки табибка кабул итүгә язылу белән кызыксыналар.

    ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 122 телефоны буенча коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә язылу мөмкинлеге әлеге елның гыйнварыннан барлыкка килгән. Аның белән 20 мең 724 татарстанлы файдаланган.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)