ТАТАРСТАНДА КОРБАН БӘЙРӘМЕН УЗДЫРУ ТӘРТИБЕ
Республика мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре 3:45 сәгатьтә башлана.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре 3:45 сәгатьтә башлана. Намаз вакыты 4:15кә билгеләнгән. Иртәнге бишенче яртыдан мөселманнар корбан чала ала.
Санитар-эпидемиологик хәл аркасында һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан мөселманнарга бәйрәм догасын ачык һавада үткәрергә тәкъдим иттеләр.
«Шул ук вакытта Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык саклык чараларын да сакларга кирәк: 1,5 метр дистанцияне үтәргә, сулыш органнарын шәхси саклану чаралары, перчаткалар һәм шәхси гыйбадәт келәме булырга тиеш", - дип билгеләп үттеләр республика мөселманнарының Диния нәзарәтендә.
Исегезгә төшерәбез, быел бәйрәм 31 июльгә туры килә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев