Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр сакланачак

Бүген гамәлдә булган барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә»

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр алга таба да сакланачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген гамәлдә булган барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә», - дип искәртте ул.

Республикада шулай ук коронавирусның «омикрон» штаммы килүен көтәләр. Ул пандемиянең яңа дулкыны башлануга сәбәпче булачак.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев