-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ТАТАРСТАНДА КОРОНАВИРУСТАН 20 КЕШЕ ГҮР ИЯСЕ БУЛДЫ
Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 корбаннарының саны 20гә җитте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
1954 нче елда туган Югары Ослан районында яшәүче хатынны Республика клиник хастаханәсенә 2 нче июньдә китерәләр. Шул ук көнне аны 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән озаталар. Пациентның берничә хроник авыруы була. 18 июньнән сулыш җитмәү сәбәпле, аны реанимациягә күчерәләр һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Табиблар тырышлыгына карамастан, пациент 29 июньдә кан әйләнеше туктатылу нәтиҗәсендә үлгән.
29 июньдә Түбән Кама хастаханәсенә Covid-19 белән авырган кешене урнаштырдылар. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Ул 6 июльдә вафат булды.
«Ике очракта да үлем сәбәбе патологик-анатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз